Зәйдә “Өлкән яшьтәге авыру кешеләргә һәм инвалидларга ярдәм күрсәтүчеләр мәктәбе” эшли

2020 елның 22 июле, чәршәмбе

Хәзерге вакытта инвалидлык, каты авырулар нәтиҗәсендә тормыш эшчәнлекләре чикләнгән  өлкән яшьтәге кешеләр санын ел саен арттыру проблемасы актуальләшә бара. Өлкән кешеләр һәм инвалидлар теге яки бу хроник авыру белән бәйле медицина ярдәме белән беррәттән тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән чараларга да мохтаҗ.

Әлеге проблеманы хәл итү максатыннан, Зәй муниципаль районын “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге  базасында “Өлкән яшьтәге авыру кешеләргә һәм инвалидларга ярдәм күрсәтүчеләр мәктәбе” эшли.

Районнарда әлеге мәктәпләрне оештыру  “Демография”милли проекты кысаларында өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын тормышка ашыру чараларының берсе булып тора.

2020 елның 22 июлендә аз хәрәкәтләнүче гражданнарны караучы туганнары өчен дәрес узды.

         Дәрестә катнашучылар гомуми тәрбиянең стеоретик күнекмәләре, авыруларда барлыкка килгән өзлегүләрне профилактикалау, гигиеник карау, туклану һәм ашату кагыйдәләре, табиб килгәнче беренче ярдәм күрсәтү алымнары, шулай ук  култык таякларын, коляскаларны һәм башка  техник тернәкләндерү чараларын дөрес куллану алымнары белән таныштылар, шәхси гигиена процедуралары үткәрү, озак ятудан барлыкка килгән җәрәхәтләрне һәм өзлегүләрне профилактикалау буенча гамәли күнекмәләр өйрәнелде.

         Әлеге чаралар, бер яктан, авыру өчен тагын да уңайлырак шартлар тудыруга, икенче яктан, карау процессын җиңеләйтү өчен юнәлдерелгән.

Дәресләр түбәндәге адрес буенча үткәрелә: Ленин ур., 29 А, алдагы дәресләргә язылу 2-82-19 телефоны буенча.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International