«Тылсым» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсэтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсэтү бүлеге белгечләре өлкәннәр һәм балигъ булмаган балалар белән суда һәм сулыклар янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында профилактик эш башкардылар.
Профилактик эш барышында белгечләр социаль хезмәт алучылар белән су янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладылар һәм суда контрольсез уеннар нәрсәгә китерергә, нинди куркыныч хәлләр килеп чыгарга мөмкин, аларны ничек кисәтергә һәм тормыш өчен куркыныч туганда нишләргә икәнен белделәр. Эш ахырында белгечләр гадәттән тыш хәлләрдә ничек эш итәргә кирәклеге турында мәгълүмати белешмәлекләр тараттылар.
Социаль проблемаларны хәл итүдә һәм социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны социаль адаптацияләүгә юнәлдерелгән хезмәтләрне үстерү өчен, өлкән яшьтәге кешеләрнең актив тормыш позициясен формалаштыру өчен, Буа интернат-йортының дәвалау физик культура буенча инструкторы, көн саен урамда яшәүчеләр белән, урам тренажерларында шөгыльләнә.
2020 елның 28 июлендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Калфак һәм түбәтәйдә татар орнаменты һәм бизәлеше” дигән темага кызыклы сәгать узды.
2020 нче елның 29 нчы июль көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты –интернаты “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Гыйльметдинова Гөлчәчәк җитәкчелегендә " Дару үләннәре” темасы астында әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә саф һавада узды. Безнең шөгыльнең максаты: балаларның дару үләннәре, аларның үзлекләре турында күзаллауларын формалаштыру. Бурычлар: балаларның дару үсемлекләре, аларның сәламәтлеге, куллану кагыйдәләре турында белемнәрен киңәйтү; балаларда үсемлекләргә сакчыл караш, туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү.
Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт буенча белгеч Мәдинә Хажарова «Өлкән буын» федераль проектының «Демография» милли проекты кысаларында социаль хезмәт алучылар өчен «Җимеш һәм яшелчә бакчасында» дигән темага мастер-класс үткәрде.
Бәйләү - башка төр кул эшләре арасында зур өстенлеккә ия, шуңа да бу төр иҗат һәрвакыт актуаль.
27 июль көнне Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре хәйрияче Хасбатуллина Гүзәл белән берлектә социаль хезмәтләр кабул итүче баланы туган көне белән котлап, тәмле торт белән сыйладылар.
2020 елның 27 июлендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә көндедезге бүлек тәрбиячеләре “Диңгез җәнлекләре” дигән темага мастер - класс үткәрделәр.
Тукай районының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында «Йокының файдасы» дигән темага әнгәмә.
Яңа Чишмә районы “Кайгырту” үзәгендә социаль хезмәт алучыларга янгыннан саклаучы датчикларын кую дәвам итә.