27 июль көнне Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре хәйрияче Хасбатуллина Гүзәл белән берлектә социаль хезмәтләр кабул итүче баланы туган көне белән котлап, тәмле торт белән сыйладылар.
Бала көтелмәгән бүләктән бик күп уңай эмоцияләр алды. Әти-әниләр бик зур рәхмәт белдерделәр.Мондый котлаулар вакытында балалар һәм ата-аналар эмоциональ күтәрелеш кичерә. Бәйрәмнәр баланың шәхесен үстерүгә ярдәм итә һәм үсеш үзенчәлекләре булган бала тәрбияләүче гаилә өчен зур әһәмияткә ия.
Мөмкинлекләре чикле балалар өчен бәйрәмнәрнең төп бурычы -аларны бәхетлерәк итү, балаларга һәм аларның ата-аналарына әйләнә-тирәлеккә оптимистик караш тәрбияләү. Чөнки һәр ата-ана өчен бала елмаюыннан да кадерлерәк нәрсә юк.
Бу балаларның елмаюлары һәм шатланулары-ул, чыннан да, чиста һәм ихлас. Барлык балалар кебек үк, алар могҗизага ышаналар, түземсезлек белән көтеп алалар һәм теләкләрен белдерәләр. Шуңа күрә безнең котлауларыбызның максаты -бу балаларның йөрәкләрендә өмет һәм ышаныч уяту, бәйрәм шатлыгы һәм күңел ачу бүләк итү.