Бәйләү - башка төр кул эшләре арасында зур өстенлеккә ия, шуңа да бу төр сәнгать иҗаты һәрвакыт актуаль. Ул матурлык һәм уңайлылык тудырып кына калмый, ә тынычландыра да, әлеге тырыш хезмәтнең нәтиҗәләрен күрүчеләргә ләззәт бирә.
Чирмешән муниципаль районындагы “Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт бюджет учреждениесенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә “Тылсымлы йомгак” инновацион технологиясен куллана башладылар. Социаль хезмәткәрләр өлкәннәр белән бергә төрле эшләнмәләр бәйлиләр. Технологиянең максаты - өлкән яшьтәге кешеләрнең нерв системасына зыян килүне кисәтү һәм дәвалау.