«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Җимеш һәм яшелчә бакчасында» дигән темага мастер класс

2020 елның 29 июле, чәршәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә социаль хезмәт буенча белгеч  Мәдинә Хажарова «Өлкән буын» федераль проектының «Демография» милли проекты кысаларында социаль хезмәт  алучылар өчен «Җимеш һәм яшелчә бакчасында» дигән темага  мастер-класс үткәрде.

Чараның максаты: җәйге бакча эшләре вакытында өлкән яшьтәге гражданнар белән куркынычсыз тормыш кагыйдәләрен кабатлау.

Хезмәт буенча инструктор бакчалары булган социаль хезмәт алучыларга,  җәйге эссе көннәрдә сәламәтлекләрен саклау инструктажын үткәрде һәм алар  белән бергә бакчада булу кагыйдәләрен кабатладылар:

1. Аеруча эссе көндә күләгәдә күбрәк булырга тырышырга.

2. Су эчү  режимын онытмаска.

3. Кояштан сакланып, баш киеме кияргә.

4. Үзеңнең кан басымыңны күзәтергә.

5. Туганнарыңа үз хәлең турында даими хәбәр итәргә.

 6. Дару препаратларын кабул итү турында онытмаска.

Чарада катнашучылар, бер-берсе белән бакча үсемлекләреннән зур уңыш алу серләре, файдалы киңәшләре белән уртаклаштылар һәм үзләренең булган кыенлыклары турында да фикер алыштылар. Соңыннан, социаль хезмәт алучылар тернәкләндерү үзәгенең бүгенге шартларында, үзләренең бакча күнекмәләрен күрсәтү мөмкинлеге алдылар һәм фикердәшләр даирәсендә ышанычлы, дустанә аралашудан канәгать калдылар.

Чарада җиде кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International