«Сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләре»

2020 елның 29 июле, чәршәмбе

«Тылсым» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсэтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсэтү бүлеге белгечләре өлкәннәр һәм балигъ булмаган балалар белән суда һәм сулыклар янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында профилактик эш башкардылар.

Профилактик эш барышында белгечләр социаль хезмәт алучылар белән су янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладылар һәм суда контрольсез уеннар нәрсәгә китерергә, нинди куркыныч хәлләр килеп чыгарга мөмкин, аларны ничек кисәтергә һәм тормыш өчен куркыныч туганда нишләргә икәнен белделәр. Эш ахырында белгечләр гадәттән тыш хәлләрдә ничек эш итәргә кирәклеге турында мәгълүмати белешмәлекләр тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International