Шөгыль чәчәкле болында үткәрелде. Анда балалар дару үләннәре : ромашка, үги ана яфрагы, кычыткан,бака яфрагы, бетнек, әрем,сары мәтрүшкә һәм башка үсемлекләр белән таныштылар. Тәрбияләнүчеләр бу дару үләннәре нинди үзлекләргә ия булуларын һәм авырган вакытта аларны ничек кулланырга кирәклеген белделәр. Шөгыль ахырында балалар киптерү һәм гербарий ясау максатыннан берничә үсемлек җыйдылар. Балалар бик күп файдалы һәм кызыклы мәгълүмәт белделәр.