«Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Калфак һәм түбәтәйдә татар орнаменты һәм бизәлеше” дигән кызыклы сәгать узды

2020 елның 29 июле, чәршәмбе

2020 елның  28 июлендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Калфак һәм түбәтәйдә татар орнаменты һәм бизәлеше” дигән темага  кызыклы сәгать  узды.

Шөгыльнең әзерлек өлешендә балаларга төрле вариантта татар киемнәре һәм аларның бизәлеше күрсәтелгән, малайлар һәм кызлар өчен киемнәр күрсәтелде. Аннан соң балалар үзләренең осталыкларын “дизайнер” буларак күрсәттеләр. Алар калфак һәм түбәтәйгә трафарет ярдәмендә бизәкләр төшерделәр. Балалар татар бизәгендә нинди төсләр өстенлек алганы турында күп мәгълүматлар алдылар. Балалар һәм әти – әниләр шөгыльдә бик кызык һәм мавыктыргыч үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International