ЯҢАЛЫКЛАР


30
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 нче елның 29 нчы июлендә Баулы шәһәренең «Березка» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Галеева Р.Р. «Шпагаттан ясалган тегермән»дигән темага шәхси дәрес үткәрде.

Тегермән – ул затлы сувенир һәм бүләк кенә түгел, ә йорт һәм гаилә өчен менә дигән талисман да.

2020 елның  29 июлендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр тарафыннан “Мин спортны яратам” дигән интеллектуаль  викторина уздырылды.

Дуслык - кешеләрне бәйләүче төп хисләрнең берсе. Дуслык турында китаплар, җырлар, шигырьләр язылган…

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә Халыкара дуслык көненә багышланган «Дуслык- ул көчлелек» дигән арттерапия марафоны узды.

    29 июль  2020 ел Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр өчен   шәфкать туташы Нургалиева Ф. М.“Коронавирус инфекциясен булдырмау” дигән темага  лекция уздырды. 

    28 июль  2020ел. Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында шәфкать туташы Нургалиева Ф.М. социаль хезмәт алучылар белән саф һавада индивидуаль шөгыль үткәрде. 

2020нче елның 30нчы июлендә ДДУ "Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатының" "Шәфкатьлелек" бүлегендә тәрбияче Шәрипова Г.М. "Саф һавада сәламәтлек сәгате" исеме астында тәрбияви шөгыль үткәрде.

Шөгыльнең максатлары:

- ачык һавада балаларның сәламәтлеген ныгыту;

- тәрбиялелек сәләтләрен үстерү, үзара уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.


29
июль, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген шәфкать туташы Шилова О.А. интернат-йортта социаль хезмәт алучыларга һәм учреждение персоналына пневмонияне профилактикалау турында сөйләде. Бу, беренче чиратта, югары сулыш юлларының теләсә нинди йогышлы процессларын вакытында һәм дөрес дәвалау. Организмның артык салкынлануыннан качарга кирәк. Пневмонияне профилактикалау чараларына шулай ук тәмәке тартуны туктату һәм алкоголь куллануны азайту да керә. Гриппка каршы ел саен вакцинация һәм пневмокококка вакцинация үткәрү пневмония үсеше куркынычын киметергә ярдәм итә.

ОРВИ һәм грипп эпидемияләре чорында җәмәгать урыннарында һәм транспортта булуны чикләргә, авыру кешеләр белән элемтәгә кермәскә, биналарны ешрак җилләтергә, марля битлекләрен кулланырга кирәк.

Алда санап үтелгән профилактика чараларын үтәп, сез пневмонияләр үсешен кисәтәчәксез.

Исән булыгыз!

Арча районының 90 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Арчаның “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикләнгән яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә танып-белү шөгыле үткәрелде.

Буа муниципаль районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре район үзәк хастаханәсенең медицина хезмәткәрләре белән берлектә, диспансерлаштыруны вакытлыча туктатып тору сәбәпле, 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә ташламалы дару чаралары, медицина әйберләре, азык-төлек һәм беренче чиратта кирәк-яраклар китерү буенча эш алып баралар. "Демография” илкүләм проектының “өлкән буын” федераль проекты кысаларында сатып алынган комплекслы үзәк автотранспортында расланган график буенча алып барыла. Бүгенге көндә бу хезмәттән 46 өлкән кеше файдаланган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International