«Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Диңгез җәнлекләре” дигән мастер - класс узды

2020 елның 28 июле, сишәмбе

2020 елның  27 июлендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә көндедезге бүлек тәрбиячеләре “Диңгез җәнлекләре” дигән темага мастер - класс үткәрделәр.

Балалар өчен бу тема кызыклы һәм мавыктыргыч, чөнки диңгез дөньясы бик матур һәм серле. Менә тәрбиячеләр дә балалар белән картон тәлинкәләр һәм төсле буяулар ярдәмендә аппликацияләр ясадылар. Балалар иҗади процесста бик теләп катнаштылар. Анда һәркем үз талантын һәм осталыкларын күрсәттеләр.

Чарада 10 бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International