Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Татарстан Республикасының Чаллы территориаль дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Лилия Камалова һәм Галия Фархуллина социаль хезмәт алучылар өчен саф һавада «Кулланучылар хокукларын яклау» дигән темага мәгълүмат һәм белешмәләр бирү буенча очрашу үткәрделәр.
Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында социаль педагог «Гаилә» темасына консультатив эш үткэрелде.
2020 нче елның 12 августында «КЦСОН «Шафкать» социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең Тукай районындагы социаль педагогы Гулия Миннекаева тарафыннан «Гаилә» темасына консультатив эш үткәрелде.
13 август көнне "Ветеран белән якшәмбе көн" һәм ″Сугышның хатын-кыз йөзе түгел″ социаль проектлары кысаларында, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, Питрәч муниципаль районының Дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе ″Кайгырту″ халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре балигъ булмаган балалар белән берлектә хезмәт фронтында катнашучылар Ларина Анна Лаврентьевна һәм Мишухина Евдокия Михайловна янына бардылар.
2020 нче елның 12 нче августында «Сәламәтлек баскычы» программасы кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге белгече Ләйсән Сунеева социаль хезмәт күрсәтүдә торучы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 3 бала өчен «Физкульт-сәлам!» дип аталган дәрес үткәрде. Максаты: баланың вестибуляр аппаратын үстерү, аның хәрәкәт активлыгын һәм хәрәкәтләрне координацияләү.
ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү эше кысаларында 2020 нче елның 11 августы көнне Түбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Диләрә Борисова 12 нче санлы социаль участокта социаль хезмәтләр алучы 11 балигъ булмаган бала арасында «Татарстан – минем горурлыгым!» программасы кысаларында “Иҗат дньясында” дип аталган дәрес үткәрде. Максаты: татар халкының мәдәни мирасы белән танышу, халык иҗаты предметларына, сәнгать һөнәрләренә хөрмәт тәрбияләү.
2020 нче елның 11 нче августы көнне җәйге мәйданчык эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Елена Макарова 11 нче санлы социаль участокта социаль хезмәт күрсәтлүче 12 бала белән «Бала шәхесенең үз-үзен җайга салу чарасы буларак ишегалды уеннары» технологиясе буенча төркемле хәрәкәтле уеннар үткәрде.
2020 нче елның 12 нче августы көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы Наталья Емельянова «Ябык даирәдән чыгу» клубы кысаларында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы хатын-кызлар белән «Мин хокуклы!» дип аталган дәрес үткәрде. Максат: үз-үзеңне кабул итү, законлы булган кыйммәтләр системасын ныгытуга ярдәм итү.
2020 нче елның 12 нче августы көнне Түбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Марина Вахрушева Г. Тукай исемендәге парк территориясендә социаль хезмәт күрсәтелүче 5 бала арасында "Хәрби-һава көчләре көне" дип аталган чара уздырды. Максаты: балаларны дәүләт бәйрәме белән таныштыру, кеше тормышын үзгәрткән уйлап табулар турында, патриотизм хисе тәрбияләү турында күзаллауларын киңәйтү.
Быел безнең республика Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы - Татарстан Республикасы төзелүгә 100 ел тулуны билгеләп үтә.
Максаты: яшелчә төрләре белән таныштыру, пластилиннан эш башкарырга өйрәтү. Әвәләү, сузу, ныгытмаларын өйрәтү.