2020 нче елның 11 нче августы көнне җәйге мәйданчык эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Елена Макарова 11 нче санлы социаль участокта социаль хезмәт күрсәтлүче 12 бала белән «Бала шәхесенең үз-үзен җайга салу чарасы буларак ишегалды уеннары» технологиясе буенча төркемле хәрәкәтле уеннар үткәрде.
Социаль педагог балалар белән урамда төрле атрибутлар кулланып уйнарга мөмкин булган уеннар турында искә төшерделәр һәм яңаларын өйрәнделәр. Бу юлы уеннар өчен малайлар һәм кызлар туп белән уеннар сайладылар.
Уен артыннан вакыт күңелле һәм сизелмичә дә үтеп китте,әмма яхшы кәеф, дәрт һәм хәрәкәт дәрте балалар күңелендә әле озакка калачак.