2020 елның 12 августында Югары Утар акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортында тәрбияче Тимергалиева И.И. "Безнең яраткан яшелчәләр" лепка дигән темага дәрес үткәрде.
Максаты: яшелчә төрләре белән таныштыру, пластилиннан эш башкарырга өйрәтү. Әвәләү, сузу, ныгытмаларын өйрәтү.
Бу дәрестә 4 бала катнашты.Дәрес башында мин балаларны яшелчә белән таныштырдым .Кәгазь битендә пластилинны сузу һәм сыту ярдәмендә яшелчәләр ясарга кирәклеген күрсәттем. Балаларга шаблоннар бирде һәм алар эшкә кереште.Балаларга дәрес бик ошады һәм барысы да канәгать калдылар