ТАССР га - 100 ел! Чишмә картлар йортында бәйрәм чарасы

2020 елның 12 августы, чәршәмбе

                Быел безнең республика Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы - Татарстан Республикасы төзелүгә 100 ел тулуны билгеләп үтә. Эпидемиологик хәл аркасында иҗади коллективлар концерт белән интернат - йортка килә алмый. Шуңа күрә Яңа Чишмә интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен республика юбилеена чара оештырырга булганнар.  Үз көчләре белән, матур милли костюмнарыбызда әби-бабайлар алдында чыгыш ясадылар. Бәйрәмгә алдан әзерләнгәннәр: бәйрәмне бизәү өчен плакатлар, арт –объектлар социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән бергә ясаганнар. Концертта Татарстан тарихы, гореф-гадәтләре, гасырлар буе шушы территориядә тыныч һәм тату яшәгән һәм иҗат иткән хезмәт сөючән һәм күпмилләтле халык турында сөйләделәр. Татар, чуаш һәм рус җырларын һәм биюләрен күрсәттеләр. Тантаналы өлештән соң уеннар һәм конкурслар үткәрелде, анда һәр катнашучы күңел күтәренкелеге алды. Чара саф һавада интернат ишегалдында узды. Уеннарны уңай итеп коляскада йөрүче һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнар катнаша алсын өчен уйлап тапканнар. Күңел ачканнан соң барысы тәмле ризыклардан авыз иттеләр. Бәйрәмнең максаты-бу датаның әһәмиятен һәркемгә җиткерү, һәркем ТАССР тарихының үзенчәлеген һәм Татарстан Республикасының хәзерге Россиядә әһәмиятен тоюы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International