“Иҗат дньясында”

2020 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү эше кысаларында 2020 нче елның 11 августы көнне Түбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Диләрә Борисова 12 нче санлы социаль участокта социаль хезмәтләр алучы 11 балигъ булмаган бала арасында «Татарстан – минем горурлыгым!» программасы кысаларында “Иҗат дньясында” дип аталган дәрес үткәрде. Максаты: татар халкының мәдәни мирасы белән танышу, халык иҗаты предметларына, сәнгать һөнәрләренә хөрмәт тәрбияләү.

Саф һавада дәрес Хәй Вахитның «Минем Туган илем» шигырен укудан һәм аның турында фикер алышудан башланды. Шуннан соң белгеч балаларга татар хатын-кызларының туку станогы артында вакытны ничек уздырулары, бай бизәкле әйберләр ясау, металлны нәфис эшкәртү, татар костюмнары, татар осталарының зәркән эшләнмәләре, халык музыкаль инструментлары турында сөйләде. Белгеч татарларның бай тарихи-мәдәни мирасы булуын, гореф-гадәтләрне бик хөрмәт итүләрен ассызыклады. Танышу иллюстрацияләр күрсәтү белән үрелеп барды.

Дәрес ахырында катнашучылар үз халкының мәдәни, мили традицияләрен саклауның мөһимлеген билгеләп үттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International