2020 нче елның 12 нче августы көнне Түбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Марина Вахрушева Г. Тукай исемендәге парк территориясендә социаль хезмәт күрсәтелүче 5 бала арасында "Хәрби-һава көчләре көне" дип аталган чара уздырды. Максаты: балаларны дәүләт бәйрәме белән таныштыру, кеше тормышын үзгәрткән уйлап табулар турында, патриотизм хисе тәрбияләү турында күзаллауларын киңәйтү.
Чара белгечнең Хәрби-һава көчләре көне бәйрәменең килеп чыгу тарихы турында сөйләвеннән башланды. Балалар хәрби-һава көчләре Ватаныбызның оборона калканы структурасында аерым урын алып торуларын белделәр. Россия Хәрби очучылары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен ел саен 12 августта билгеләп үтә. Бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихы еракларга, Россия империясе чорына барып тоташа. 1920 елда бу көнне патша Россиясенең Генераль штабы үз структурасына беренче һава-йөзү частен кабул итә. Бу дата хәрби авиация барлыкка килгән көннән бирле исәпләнә башлый. Аннан соң балалар викторинада катнаштылар, табышмакларга җавап бирделәр, самолет һәм вертолет төрләре турында үз белемнәре белән уртаклаштылар, кәгазьдән самолетлар ясадылар һәм очыш ераклыгына конкурс үткәрделәр. Конкурс барышында җиңүчеләр ачыкланды, алар татлы бүләкләр белән бүләкләнде.
Балалар Россиянең Хәрби – һава көчләре турында бик күп яңа һәм файдалы мәгълүмат белделәр, уңай энергия һәм яхшы кәеф алдылар.