Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Татарстан Республикасының Чаллы территориаль дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Лилия Камалова һәм Галия Фархуллина социаль хезмәт алучылар өчен саф һавада «Кулланучылар хокукларын яклау» дигән темага мәгълүмат һәм белешмәләр бирү буенча очрашу үткәрделәр.
Чараның максаты: кулланучыларга хокукларын яклауның актуаль мәсьәләләре буенча мәгълүмат бирү һәм агарту эше алып бару.
Белгечләр, социаль хезмәт алучыларга гамәлдәге законнарны аңлатканнан соң, сатып алучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында аңлатма бирделәр һәм шунда катнашучылар мисалларында сатучы белән сатып алучы арасында барлыкка килергә мөмкин булган конфликтларны хәл итү тәртибен аңлаттылар. Очрашу ахырында социаль хезмәт алучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм белгечләрнең җавапларыннан канәгать калдылар. Саф һавада узган яңа форматтагы чара тыңлаучыларга ошады, алар алган мәгълүматләрнең тормышта кирәклегенә инандылар.
Чарада унбишәр кешедән торган ике төркем катнашты.