«Физкульт-сәлам!»

2020 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

2020 нче елның 12 нче августында «Сәламәтлек баскычы» программасы кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге белгече Ләйсән Сунеева социаль хезмәт күрсәтүдә торучы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 3 бала өчен «Физкульт-сәлам!» дип аталган дәрес үткәрде. Максаты: баланың вестибуляр аппаратын үстерү, аның хәрәкәт активлыгын һәм хәрәкәтләрне координацияләү.

Төркем дәресе вестибуляр аппаратны үстерү буенча “Капкага тимичә уз” уеныннан башланды. Катнашучылар маталардан төзелгән капкалар аша уздылар. Башта капкалар киң иде, аннары аларны акрынлап тарайттылар, һәм ахырда биремне катлауландырдылар – капка аша йомык күзләр белән узарга. Балалар бик теләп биремне үтәделәр. Иң авыры-сынауны ябык күз белән узу иде, тик биредә дә балалар югалып калмадылар, темпны киметтеләр һәм хәрәкәтләрне салмак кына ясадылар. Дәрес туп кулланып моторикага юнәлдерелгән күнегү белән дәвам итте. Балалар түгәрәккә бастылар һәм аяклары белән тибеп, аны бер-берсенә тапшырдылар. Бу гади бирем объектлар артыннан күзәтү буенча мөһим күнекмәләрне үстерә, шулай ук бала туп артыннан хәрәкәт иткәндә мотор күнекмәләрен формалаштыра.

Катнашучылар вакытны кызыклы һәм файдалы итеп үткәрделәр, уңай эмоцияләр алдылар, канәгать калдылар. Әлеге күнегүләрне туганнары белән өйдә дә башкарачакларын әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International