2022 нче елгы Бөтендөнья кышкы Олимпиадага әзерлек кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Әлфия Байкова «Хәрәкәт әлифбасы» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Хәрәкәтләнү күнекмәләрен үстерү, командада эшли белү максатыннан үткәрелгән чарада сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән 6 балигъ булмаган бала катнашты.
Төркемле дәрес “Ялгышмыйча борыл” күнегүеннән башланды. Балалар бер-бер артлы тезелеп бастылар, күзләрен йомдылар, белгеч артыннан хәрәкәтләрне кабатладылар: сулга һәм уңга борылдылар, урында әйләнделәр, артка һәм алга адымнар ясадылар. Күнегүләрне башкару авыр булган балаларга белгеч ярдәм кулы сузды. Киләсе күнегү туп белән булды. Балалар башта тупны бер-берсенә ыргыттылар, аннары бер катнашучы тупны өстән ыргытты, ә икенчесе тупны астан тотып алды. Бу күнегүләр балаларга игътибарлылык, түземлелек, толерантлыкларын үстерергә ярдәм итте.
Гомумән алганда, дәрес күңелле атмосферада узды, балалар коллективта тату һәм бердәм эш күрсәттеләр. Чараның уен һәм төркем характеры кызыксыну уятты һәм бик күп уңай эмоцияләр уятты.