“Туган якны белүчеләр”

2021 елның 15 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасында Туган тел һәм халык гореф-гадәтләре елы кысаларында 14 нче декабрьдә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Анжела Хәйрова «Татарстан - минем горурлыгым» курсыннан “Туган якны белүчеләр” дигән темага йомгаклау дәресе үткәрде. Чара Татарстан Республикасының барлыкка килү һәм үсеш тарихы турында белемнәрне ныгыту, республикада яшәүче халыкларның дәүләт символикасы, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында белемнәрне киңәйтү, логик фикерләүне, хәтерне, коммуникатив сәләтләрне үстерү максатыннан үткәрелде.

  Уен-викторина барышында балалар Татарстан Республикасы, татар халкының мәдәнияте һәм сәнгате турында белемнәрен ныгыттылар. Республикада яшәүче халыкларның мәдәниятләренең үзара бәйләнеше турында фикер алыштылар. Балаларга «Милли традицияләр», «Татарстан тарихы», «Гомуми белем өлкәсе» бүлекләрендәге сорауларга җавап бирү авыр булмады. «География, биология, химия», «Сәнгать» һәм «Тел белеме һәм әдәбияты» бүлекләрендә сораулар зур кыенлыклар тудырды. Дөрес җаваплар өчен катнашучыларга баллар исәпләнде, бу дәрт һәм җиңәргә омтылыш тудырды.

Әлеге чарада социаль хезмәт күрсәтелүче 13 бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International