«Кеше хокукларын бозучы секталар»

2021 елның 16 декабре, пәнҗешәмбе

Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау эше кысаларында 15 нче декабрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Марта Камалова 7 нче социаль участогында «Үз юлыбызны үзебез сайлыйбыз» курсыннан «Кеше хокукларын бозучы секталар» дигән төркемле дәрес үткәрде. Экстремистик идеологияне традицион конфессияләрдән аера белү максатыннан үткәрелгән чарада 9 балигъ булмаган бала катнашты.

Әңгәмә барышында белгеч яшүсмерләр белән кеше хокукларын бозучы секталар турында әңгәмә корды. «Аңны контрольдә тоту» дип аталучы билгеле бер методиканы куллану юлы белән зыян китерә торган тоталитар секталарга аерым игътибар бирде. Шулай ук балалар секталарда кешеләрнең сәламәтлекләрен, милекләрен, акчаларын югалтуларын, ә иң мөһиме җәмгыятьтә мөстәкыйль яшәү сәләтен югалтуларын, секталарның яңа әгъзаларын вербовкалау һәм алга таба алар белән җитәкчелек итү өчен алдау, гипноз, кодлаштыру техникасы һәм башка аңны контрольдә тоту чаралары кулланылуын белделәр. Сектантлар еш кына психикасы формалашмаган һәм шуңа күрә җиңел табыш китергән яшүсмерләр белән эшләүне өстен күрәләр икәнлеге турында балаларны кисәтте. Сектантлар кулына калмас өчен, белгеч балаларга сектага җәлеп итәргә омтылганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен җиткерде.

  Дәрес ахырында белгеч мәгълүмати буклетлар таратты, яшүсмерләргә үз тормышларын һәм сәламәтлеген сакларга, игътибарлы булырга, аңлы рәвештә сак булырга, кызыксынучанлыкка бирелеп үзеңә зыян китермәскә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International