«Яңа ел уенчыклары»

2021 елның 16 декабре, пәнҗешәмбе

«Үсеш» клубы кысаларында 15 декабрьдә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова «Яңа ел уенчыклары» дигән төркемле дәрес үткәрде. Чарада 10 балигъ булмаган бала, шул исәптән сәламәтлекләре чикле балалар катнаштылар. Дәреснең максаты булып иҗади мөстәкыйльлекне, эстетик зәвыкны һәм Яңа ел традицияләренә хөрмәт тәрбияләү торды.

Дәрес кыш һәм Яңа ел турында табышмаклар белән башланып китте. Катнашучылар бик теләп табышмакларга җавап бирделәр, ә соңыннан үзләре дә бер-берсенә табышмаклар әйттеләр һәм тылсымлы бәйрәм турында кечкенә шигырьләр укыдылар. Чыршы бизәкләре һәм уенчыклары, гүзәл чыршы турында да, барысы да көтеп алган бүләкләр турында да сөйләштеләр. Педагог балаларга элек, хәзерге кебек матур һәм төрле уенчыклар булмаган вакытта, кешеләр чыршыны үзләрендә нәрсә бар, шуның белән бизәүләре турында сөйләде. Бизәү өчен алмалар һәм чикләвекләр дә кулланганнар, аннары шәмнәр, прәннек һәм печенье да элә торган булганнар. Алга таба педагог катнашучыларга чыршы бизәкләре ясау буенча үз остаханәләрен ачарга һәм үзләре ясаган яңа ел уенчыгын бизәргә тәкъдим итте.

Дәрес ахырында балалар үз эшләрен тәкъдим иттеләр һәм Яңа ел чыршысында ул кайсы җирдә эленеп торачагын сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International