«Мин яшәгән шәһәр»

2021 елның 15 декабре, чәршәмбе

Түбән Кама шәһәренең 55 еллыгын бәйрәм итү кысаларында 15 декабрьдә 2 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Эльза Сәмигуллина «Минем шәһәрем урамнары» курсыннан «Мин яшәгән шәһәр»дигән уен-викторина үткәрде. Патриотизм хисе һәм кече Ватаныңа мәхәббәт тәрбияләү, Түбән Кама шәһәре тарихы турында белемнәрне популярлаштыру, танып-белү активлыгын, катнашучыларның теләктәшлеге һәм сәламәт көндәшлеге хисләрен үстерү максатыннан үткәрелгән чарада 9 бала катнашты.

Викторина барышында катнашучылар командаларга бүленеп, Түбән Кама шәһәренең тарихы һәм үсеше белән бәйле сорауларга җавап бирделәр. Дөрес җаваплар өчен һәр команда смайликлар алды. Нәтиҗәдә, иң күп балл җыйган җиңүче команда сайлап алынды.

Соңыннан һәр катнашучы шәһәрнең нинди истәлекле урыннарында үз гаиләсе белән йөрергә яратулары һәм аның барлыкка килү тарихы турында сөйләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International