«Яңа ел сюрпризы»

2021 елның 16 декабре, пәнҗешәмбе

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Ирина Кожевникова 15 декабрь көнне «Кул эшләре әлифбасы» проектын тормышка ашыру кысаларында «Яңа ел сюрпризы» дигән төркемле дәрес үткәрде. Чарада иҗади сәләтләрне, карашларны, вак моториканы үстерү максатыннан мөмкинлекләре чикле булган 27 бала катнашты.

Төркемле дәрес башында хезмәт буенча инструктор балалар белән яңа елда барлык кешеләр көтеп ала торган бәйрәм турында сөйләште һәм якыннары өчен «Кышкы өй» сувенирын ясарга тәкъдим итте. Башта ул катнашучыларны эш барышы белән таныштырды, аннан соң куркынычсыз эш алымнарын аңлатты. Дәрес барышында балигъ булмаган балалар бармак һәм кул белән эшләргә өйрәнделәр, пычранырга курыкмыйча балчык белән эшләделәр. Эшләнмә кипкән арада, балалар сувенирны алга таба буяу өчен төсләр сайладылар. Балалар кулларына бер төрле балчык кисәкләре алсалар да, кышкы тылсымлы өйләр бик төрле килеп чыкты.

Дәрестә катнашучылар, эшләрне тәмамлап, әкият геройларының кайсылары алар ясаган йортта яши алырлар икәнлеген сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International