«Татарстан - минем горурлыгым»

2021 елның 16 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында 15 декабрьдә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Марина Вахрушева 5 нче социаль участокта «Татарстан - минем горурлыгым» программасыннан «Алтын гасыр» дигән дәрес үткәрде. Әлеге чара татар халкының мәдәниятенә карата кызыксыну уяту, рухи культураны үстерү, балигъ булмаганнарның иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан үткәрелде.

Дәрес белгечнең Татарстанның ничек барлыкка килүе турында сөйләвеннән башланды. Аннары катнашучылар белән бергә Татарстан башкаласы - Казан шәһәре, аның истәлекле урыннары турында сөйләштеләр. Балалар үз Республикалары турында яхшы белемнәр күрсәттеләр: дәүләт символлары, республикада яшәүче халыклар, татар халкының гореф-гадәтләре турында сөйләделәр.Шулай ук үзенең яраткан туган шәһәре Татарстан Республикасы шәһәрләренең берсе – Түбән Кама турында, аның урамнары, проспектлары, парклары, скверлары, фонтаннары һәм башка истәлекле урыннары турында сөйләштеләр.

Дәрес ахырында балалар Татарстан Республикасы тарихын һәм мәдәниятен белергә һәм хөрмәт итәргә, үз иленең лаеклы гражданы булырга кирәклеге турында нәтиҗә ясадылар.

Дәрестә 7 балигъ булмаган бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International