2020 елның 31 августында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә балалар Республика көнен бәйрәм итүгә багышланган “Могҗизалар кыры” дигән интеллектуаль уенда катнаштылар.
Уен өч турдан, финал һәм супер уеннардан торды. Барлык сорауларны да балалар Татарстанның мәдәният һәйкәлләрен, кешеләрнең гореф- гадәтләрен искә төшерсеннәр өчен сайладылар. Пауза вакытында алып баручы тамашачылар белән уен үткәрде. Балалар шәһәребезнең истәлекле урыннарын күрсәттеләр, безнең территориядә яшәүче Бөек кешеләр турында сөйләделәр.
Соңыннан барлык катнашучылар да бүләкләр алдылар.