Мамадыш районының "Забота" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина оешмаларына илтүне яңарту

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

    01 сентябредэн «Демография» милли проектын һәм «өлкән буын» төбәк проектын гамәлгә ашыру максатларында Мамадыш муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән узган затларны медицина тикшерүләрен һәм аерым социаль әһәмияткә ия булган йогышлы булмаган авыруларны ачыклау өчен өстәмә скрининглар үткәрүне  башлап жибэрде. 2020 елның сентябреннән декабренә кадәр диспанцеризация узучы өлкән яшьтәге гражданнар саны 867 кеше тәшкил итә.  Мамадыш муниципаль районынын авылларында яшәүче затларны китерү бушлай башкарыла.

        Халыкны диспансерлаштыру программасы, куркыныч авыруларны мөмкин кадәр иртәрәк ачыклау һәм алар белән үз вакытында көрәш башлау максаты белән, медицина тикшерүләренең тулы күләмен алырга мөмкинлек бирә. Озакка сузылган карантиннан соң беренче булып район үзәк хастаханәсенә Яке авыл җирлегенең өлкән гражданнары китерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International