«Чижик-Пыжик»

2020 елның 31 августы, дүшәмбе

Эчкечелеккә каршы көрәш һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча профилактик эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Елена Макарова 12-14 яшьлек 10 бала өчен «Гомуми эш» проектыннан «Чижик-Пыжик» документаль фильмын карау һәм аның буенча сөйләшү оештырды.

Социаль педагог башта балалар белән зарарлы гадәтләр, аерым алганда, алкогольле эчемлекләр куллану турында сөйләште. Аннары «Чижик-Пыжик» фильмын карарга һәм фикер алышырга тәкъдим итте. Аннан соң балалар үз фикерләре белән уртаклаштылар. Алар барысы да хәтта аз микъдарда спиртлы эчемлекләрне куллану хәтергә генә түгел, бөтен организмга да начар йогынты ясарга сәләтле, дип әйттеләр. Мондый зарарлы гадәтнең альтернативасы дип балалар спорт, иҗат белән шөгыльләнүне атадылар.

Соңыннан балалар нинди дә булса спиртлы эчемлек кулланырга өндәүче кешеләрнең үгет-нәсихәтләренә бирешмәскә дигән ныклы теләк белдерделәр. Башкаларны да мондый эчемлекләр кулланудан читләштерәчәкбез, дип ышандырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International