Бәйрәм чарасы “Белем көне” Питрәч "Шатлык" приюты

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

   Питрәч районының «Шатлык» приютында уку елы башлануга багышланган «Белем көне» дигән бәйрәм чарасы узды. Балаларны танылган персонажлар, Балалар китабы геройлары Буратино һәм Баба Яга сөендерде. Тәрбияләнүчеләр әкиятләрнең төп геройлары белән белемнең файдасы турында әңгәмә алып бардылар, мәктәп турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, «Портфель җый»уенында катнаштылар.

Ел саен бәйрәм чарасына «Таттелеком» ААҖ филиалы Питрәч РУЭС ыннан кунаклар килә, быел да безне игътибардан читтә калдырмадылар, тәрбияләнүчеләргә мәктәп букчалары һәм уку кирәк-яраклары бүләк иттеләр. Алар уку елы башлану белән котладылар, уку процессында уңышлар теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International