Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен психолог Чулпан Галләмова «Ничек бәхетле булырга» мини-тренингы үткәрде.
Тренингның максаты: социаль хезмәт алучыларга үз казанышларын, байлыкларын һәм киләчәк тормышларын күз алдына китерергә ярдәм итү, дөньяга позитив карашларын үстерү.
Тренингны, катнашучыларның активлыгын арттыру һәм процесска кертү максатыннан, “кем үзен бәхетле кеше итеп саный” дигән әңгәмәдән башладылар. Чара барышында «Минем бәхетем», «Язмышыма рәхмәт», «Шатлык өчен өч сәбәп», «Шәхси казанышлар галереясе» күнегүләре үткәрелде. Тренинг ахырында социаль хезмәт алучылар барысы бергә бәхетле тормышның кечкенә кагыйдәләрен төзеделәр.
Нәтиҗәдә, социаль хезмәт алучылар биремне яхшы башкарып чыктылар, кәефләре күтәрелде. Мондый чаралар, катнашучылар билгеләп үткәнчә, үз казанышларыңны, тормышның уңай якларын күрергә ярдәм итә.
Тренингта дүрт кеше катнашты.