"Здравушка" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Безнең яраткан Татарстан"дип исемләнгән балалар эшләре күргәзмәсе оештырылды. Балалар шәһәр көненнән алган тәэсирләре белән уртаклаштылар. Алар туган республикабызның бик күп матур рәсемнәрен ясадылар. Иң яхшы рәсемнәр музыкаль зал диварын бизәделәр. Барысы да рәсемнәр бик тырышып ясалганын билгеләп үттеләр.