«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе

2020 елның 31 августы, дүшәмбе

Белем көне алдыннан «Әтиләр Советы» рәисе Тимирясов А.С. һәм Аксубай муниципаль районы социаль яклау идарәсе башлыгы Зайцева Е. С. Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән очраштылар. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында беренче сыйныф укучыларына канцелярия кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырылды. Балаларны уку елы башлану белән котладылар, укуларында уңышлар һәм белем дөньясында яңа ачышлар теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International