Физик сәламәтлек-актив озын гомер нигезе»
Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында "көлү өчен бирем" дигән уен узды»
12 нче санлы социаль участокта терроризмга каршы айлык кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Елена Макарова социаль хезмәт күрсәтелүче 5 балигъ булмаган бала арасында «Экстремизмга-юк!» дип аталган әңгәмә үткәрде. Максаты: терроризм һәм экстремизмны кисәтү, тормышка һәм сәламәтлеккә куркыныч янаган вакытта нәрсәләр эшләргә кирәклеген белү.
8 сентябрьдә бөтен дөньяда Халыкара грамоталылык көне билгеләп үтелә. Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләрнең игътибарын үз грамоталылыгына җәлеп итүгә юнәлдерелгән «Грамоталылык көне» дигән тематик дәрес үткәрделәр
Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучы Резеда Вагизованың «Тормыш матур – күрә белсәң, тормыш матур – яши белсәң» дигән иҗат кичәсе булып узды.
2020 нче елның 4 нче сентябрендә Сарман районы «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен «Демография» милли проектының өлкән буын гражданнарның актив тормыш сыйфатын күтәрүгә системалы ярдәм күрсәтү программасын тормышка ашыру кысаларында «Күңелле стартлар» дип исемләнгән спорт-күңел ачу чарасы үткәрелде. Спорт ярышларының максаты – өлкән буын арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.Өлкән яшьтә булуларына карамастан, катнашучылар үзләренең җитезлекләрен, өлгерлекләрен күрсәттеләр. Чара кызыклы, күңелле һәм дустанә шартларда узды. Чара ахырында истәлекле бүләкләр тапшырылды.
2020 нче елның 3 нче сентябрендә Сарман муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган чара узды. Хокук саклау органнары хезмәткәре Фартдинов Ленар дөньяда терроризм үсеше тарихы турында сөйләде, стандарт булмаган хәлләр килеп чыкканда саклык чаралары һәм гамәлләр алгоритмы турында әңгәмә үткәрде.
7 сентябрьдә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эш визиты белән Чистай шәһәрендә булды. Ул гражданнарны кабул итте һәм Чистай муниципаль районы социаль учреждениеләре хезмәт коллективлары белән очрашты. Министр «Чистай психоневрология интернаты» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә, «Юлдаш» Чистай шәһәре өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булды.
Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Федоровка картлар һәм инвалидлар интернат-йортына» эш визиты белән Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова килде. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гилманов та катнашты.
2020-нчы елның 7-нче сентябрь көнне Югары-Утар балалар йортында тәрбияче Гыйлемханова Алсу җитәкчелегендә “Мин иң яхшысы” дигән, #ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН игелекле эшләр атналыгына багышланган дәрес үткәрелде.