12 нче санлы социаль участокта терроризмга каршы айлык кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Елена Макарова социаль хезмәт күрсәтелүче 5 балигъ булмаган бала арасында «Экстремизмга-юк!» дип аталган әңгәмә үткәрде. Максаты: терроризм һәм экстремизмны кисәтү, тормышка һәм сәламәтлеккә куркыныч янаган вакытта нәрсәләр эшләргә кирәклеген белү.
Социаль педагог балаларга мультфильм карарга тәкъдим итте, анда террорчыларның кем икәнлеге, кешеләргә карата нинди гамәлләр кылулары, үзеңне ничек сакларга һәм законсыз гамәлләрне булдырмаска кирәклеге турында сөйләнде. Мультфильмны караганнан соң әңгәмә үткәрелде, балалар үз фикерләре белән уртаклаштылар. Барлык катнашучы да хокукларны чикләү һәм бигрәк тә кешеләрне тормыштан мәхрүм итүне иң куркыныч җинаять дип санауларын әйттеләр, моның өчен җәза мәҗбүри булырга тиеш. Террорчылар кебек кешеләргә аклану булырга тиеш түгел. Үз тирәңдәге кешеләргә бик игътибарлы булырга, шулай ук көтелмәгән хәлләр килеп туган очракта эш итә белергә кирәк дигән фикерләрен җиткерделәр. Фикер алышудан соң балалар иҗат белән шөгыльләнделәр: әңгәмә тематикасы буенча рәсемнәр ясадылар һәм буядылар.
Очрашу ахырында балаларга “Экстремизм – явызлык” дигән буклетлар таратылды.