Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының Чистайга эш сәфәре

2020 елның 7 сентябре, дүшәмбе

7 сентябрьдә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эш визиты белән Чистай шәһәрендә булды. Ул гражданнарны кабул итте һәм Чистай муниципаль районы социаль учреждениеләре хезмәт коллективлары белән очрашты. Министр «Чистай психоневрология интернаты» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә, «Юлдаш» Чистай шәһәре өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булды.

Эльмира Әмир кызы стационар учреждениеләр хезмәткәрләренә үз-үзеңне изоляцияләү режимында эшләгән чорда батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International