8 сентябрьдә бөтен дөньяда Халыкара грамоталылык көне билгеләп үтелә. Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләрнең игътибарын үз грамоталылыгына җәлеп итүгә юнәлдерелгән «Грамоталылык көне» дигән тематик дәрес үткәрделәр. Балалар белән ни өчен грамоталы булырга, грамоталы кешенең нинди өстенлекләре һәм үз грамоталылыгын ничек арттырырга кирәклеге турында фикер алыштылар. Шулай ук тәрбияләнүчеләр мультимедиа презентациясен карадылар, викторинада актив катнаштылар.
.jpg)