ЯҢАЛЫКЛАР


9
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген, 9 сентябрьдә «Юлдаш» Чистай шәһәре өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында эш визиты белән Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Мөбәрәкшин Адель Рафик улы булды.

2020 нче елның 7 нче сентябре көнне "Экстремизмга-юк!” терроризмга каршы айлык кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Диләрә Борисова 12 нче санлы социаль участогында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 11 бала арасында “Терроризм дөньяны яндыра!” дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Максаты: терроризм турында күзаллауны формалаштыру.

    «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторы Зөһрә Закирова “Экстремизмга-юк!” айлыгы кысаларында “Спорт экстремизмга һәм терроризмга каршы” дигән спорт - сәламәтләндерү чарасы үткәрде.

2020 елның 9 сентябрендә "Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатында". Тәрбияче Тимергалиева Рузилә "Экстремизмга-юк" темасына дәресләр уздырды

«Көзге изгелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы» акциясе кысаларында #Без бергә#  белән бергә Лениногорск «Исток - Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре мөмкинлекләре чикле булган бала тәрбияләнгән гаиләгә чыктылар. Әлеге бала белән М.Монтесорри үз-үзеңне үстерү технологиясе кысаларында дәрес үткәрелде.

2020 елның  8 сентябрендә   “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “әйдәгез танышабыз” дигән чара узды, анда яңа заездның балалары һәм әти – әниләре катнашты.

2020 елның  7 сентябрендә   “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Көзге фейерверк хыялы” дигән табигый материалдан әзерләнгән мастер – класс үткәрелде.

«Хокук бозу, җинаять һәм яшүсмерләр» темасы һәрвакыт актуаль. Кызганычка каршы, яшүсмерләр кылган гамәлләренең нинди авыр нәтиҗәләргә китерүен аңлап бетермиләр.


8
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Хәзерге вакытта безнең републикабызда игелекле эшләр атналыгы бара. Шушы унайдан, 8нче сентябрь көнне Югары- Утар акылга зәгыйфь балалар йортында тәрбияче Галимжанова Ф.Н. «Игелекле сүз» дигән темага шөгыль уздырды.

Бүген эш визиты белән Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Нигъмәтҗанова Энҗе Нияз кызы Теләче муниципаль районында булды. Ул гражданнарны кабул итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International