Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучыларның физик сәламәтлегенә зур игътибар бирелә. Уңай көйгә көйләнү өчен халык көн саен иртәнге зарядкадан музыка астында башлый.
Ә аннан соң көн дәвамында медицина хезмәткәрләре сәламәтләндерү чаралары үткәрәләр: дәвалау гимнастикасы, саф һавада җәяү йөрү, скандинавия йөреше, спорт уеннары, сәламәтлек сукмагында дәресләр һәм спелеокамерага йөриләр.
Физик нагрузка һәр социаль хезмәт алучыга индивидуаль тәртиптә, авыру һәм гомуми халәткә карап сайлана, бу тәэмин ителүчеләрнең гомуми торышына яхшы нәтиҗә генә күрсәтми, аларның кәефен дә арттыра.