«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Тормыш матур – күрә белсәң, тормыш матур – яши белсәң» дигән иҗат кичәсе

2020 елның 8 сентябре, сишәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  социаль хезмәт алучы Резеда Вагизованың «Тормыш матур – күрә белсәң, тормыш матур – яши белсәң» дигән иҗат кичәсе булып узды.

Чараның максаты: сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән сәләтле кешеләрнең иҗади эшләре белән танышу, социаль хезмәт алучыларның халык  сәнгатенә кызыксынуын арттыру.

Иҗади кичәнең мөләем һәм  ягымлы хуҗабикәсе - кул остасы, балалар түгәрәге җитәкчесе, “Фармаси” төркия компаниясе менеджеры һәм 1000 язылучылары белән “Инстаграм” блогын актив алып баручы Резеда Вагизова кунакларын җылы каршы алды. Ул үзенең балачактан ук инвалид булуын һәм җиңел булмаган тормыш тарихы  белән социаль хезмәт алучыларны таныштырды. Әти-әнисенең, гаиләсенең мәхәббәте, аларның дәрес тәрбия бирүләре аңа шәхес буларак формалашуның барлык кыенлыкларын җиңәргә ярдәм иткән, аның өчен тудырылган шартлар уңышлы социаль яраклашуга китергән. Ул бала чагыннан ук кызыксынучан, үҗәт булып үз-үзен карарга өйрәнгән, кресло-коляскадан файдаланган, яшьтәшләреннән калышмыйча урта мәктәпне, аннан  техникумны уңышлы тәмамлап, тегүче һөнәре алган.

Резедәгә кул эшләренә мәхәббәтне әбисе уята, бәйләргә өйрәтә, ә 7 яше тулгач, бабасы агачтан аның өчен махсус энәләр ясый. Йомшак уенчыклар, курчаклар, хайваннар, чәчәкләр, сувенирлар, әкият персонажларыннан торган төрле композицияләр төзү, чигү һәм сәйләннән, йоннан бәйләмнәр-аның  яраткан шөгыленә әверелеп,  аңа иҗатның гаҗәеп дөньясын ача.

Социаль хезмәт алучылар, Резедәнең төрле район, республика күләмендә декоратив-гамәли иҗат конкурсларында катнашып, күп тапкырлар мактаулы урыннар яулавын, истәлекле бүләкләр, грамоталар һәм дипломнар алуын белделәр.  Аның 2019 нче елның сентябрендә республиканың Арча районында узган сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен һөнәри осталык “Абилимпикс” чемпионатында “Энә һәм кручок белән бәйләү” номинациясендә катнашып, 2 нче урынны яулавы шаккаттырды. Кичәнең кунаклары Резедәнең шат күңелле, оптимист булып кала алуына таң калдылар, аны җиңүе белән котладылар,  ныклы сәламәтлек һәм яңа иҗади уңышлар теләделәр.

Күңелле татар, рус халык биюләре, нәфис вальслар залда үзенчәлекле энергетика тудырып, кичә хуҗабикәсе һәм кунаклары өчен "Бергәләп биик әле" дигән бию түгәрәгендә катнашучылардан көтелмәгән бүләк булды. Резеда, чара ахырында, барлык катнашучыларга да үзенең яраткан “Бәхет телим” дигән җырын  бүләк итте.

Чара Резедәнең гаилә альбомыннан фото-слайдлар, декоратив-гамәли иҗат коллекциясеннән композицияләр һәм “Тормыш матур” дигән видео-роликлары белән үрелеп барды.

Чарада егерме алты кеше катнашты.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International