2020-нчы елның 7-нче сентябрь көнне Югары-Утар балалар йортында тәрбияче Гыйлемханова Алсу җитәкчелегендә “Мин иң яхшысы” дигән, #ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН игелекле эшләр атналыгына багышланган дәрес үткәрелде.
Шөгыльгә түбәндәге бурычлар куелды:
1. Шәхес буларак формалашуда үз-үзләренә нәтиҗә ясарга өйрәтү;
2. Үз-үзләрен якларга ,сакларга өйрәтү;
3. Аралашу культурасы булдыру.
Шөгыль тәрбияченең әдәплелек турында әңгәмә белән башланып китте. Ул балаларга әдәплелек кагыйдәләрен аңлатты. Рәсемнәр аша аларга әдәплелек сыйфатларын анлатты. Соңыннан балалар бик теләп үзләренә ошаган рәсемнәрен буядылар. Шөгыль барысы өчен дә файдалы булды.