Министр белән очрашу

2020 елның 7 сентябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Федоровка картлар һәм инвалидлар интернат-йортына» эш визиты белән Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова килде. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гилманов та катнашты.

Очрашу барышында Эльмира Әмир кызы аерым шартларда эшләгән барлык персоналга рәхмәт белдерде, җыелучыларны республикадагы эпидемиологик хәл, пандемия вакытында эш нәтиҗәләре, көзге-кышкы чорга планнар һәм бурычлар белән таныштырды. Интернат-йорт директоры Рузилә Бәшировага министрлык карамагындагы учреждениеләр арасында «Һәркем өчен уңайлы мохит» конкурсында 1 урын алганы өчен диплом тапшырды.

Район башлыгы Камил Камалович министрга халыкка, социаль әһәмияттәге объектларга, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре коллективларына даими ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.

Министр һәм район башлыгы интернат-йорт хезмәткәрләрен Татарстан Республикасы Президенты, төрле дәрәҗәдәге депутатлар сайлауларында актив катнашырга һәм үзләренең гражданлык позициясен белдерергә чакырды.

Чараның рәсми өлешеннән соң, дәрәҗәле кунаклар торак корпусларда булдылар, республика бюджеты акчасына капиталь ремонт үткәрүнең барышы белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International