Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты Шәфкать бүлегендә әдәби сәгать “Салкын чеметә, битне өшетә”

2021 елның 21 декабре, сишәмбе
Максат: Балаларның сүзлек запасын киңәйтү, кыш турында белемнәрне ныгыту, табигатькә мәхәббәт тәрбияләү. Кыш – иң матур вакыт.Табигать безне үз матурлыгы белән бүләкли. Кышның сихри бизәге тәрәзәләргә яткан, агач ботакларын кар каплаган. Назлы, йомшак кар бөртекләре салмак кына һавада әйләнә. Карыйсың-һәркайда кар. Барыннан да бигрәк балалар кышка шат.Кышкы матурлык – ул аның кышкы бизәкләре, тәрәзәдәге рәсем. Бүген дәрестә балалар кыш турында сынамышлар, мәкальләр, табышмаклар турында белделәр. Рус халык җырларын тыңладылар. Дәрес вакытында иң кызыгы тәрбияче ярдәмендә кәгазьдән кар бөртекләрен кисү булды. Балалар шат һәм кәнагать калдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International