"Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты"ның “Шәфкатьлек” бүлегендә "Яңа ел безгә килә, шатлыклар алып килә" дип исемләнгән бәйрәм чарасы

2021 елның 23 декабре, пәнҗешәмбе

2021 нче елның 23 декабрендә   "Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты"ның “Шәфкатьлек” бүлегендә  "Яңа ел безгә килә, шатлыклар алып килә"  дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрелде.

Яңа ел бәйрәмен көтү, тылсымлы Кыш бабай белән очрашу ул.  Безнең балалар йортында  бәйрәм атмосферасы атна буе хөкем итте. Балалар зур түземсезлек белән яңа ел бәйрәмен көтеп алдылар. Бәйрәм  барысын да әкият иленә чакырды. Балаларга төрле әкияти геройлар кунакка килде: үгез , юлбарыс,бармалей. Һәм, әлбәттә инде, бәйрәмнең кульминациясе төп геройлар – Кыш Бабай, Кар Кызы белән очрашу  булды. Балалар аларга бик теләп җырладылар, шигырьләр сөйләделәр һәм биеделәр. Бәйрәм ахырында  Кыш Бабай балаларга бүләкләр өләште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International