2021 нче елның 22 нче декабрь көнне Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты» «Шәфкатьлек» бүлеге тәрбиячесе Яруллина Р.Р. «Тылсымлы әкиятләр геройлары» дип исемләнгән рәсем дәресе үткәрде.
Максат: балаларга рәсем ясарга һәм рәсем буярга өйрәтүне дәвам итү. Бурычлар:
-иҗади фикерләүне, кулларның вак моторикасын үстерү;
- төп төсләрне атау күнекмәләрен беркетү;
- тырышлык, эштә төгәллек тәрбияләү.
Китаплар күп төрле була. Язучыларның күп кенә китапларында өч кыйммәтле сыйфат бар: бу юмор, гыйбрәт һәм яхшылык. Ә кызыклы китап караңгы көнне дә күңелне күтәрер, һәр балада елмаю булыр. Китаплар ярдәмендә балалар дөнья буйлап сәяхәт иттеләр, әкият геройлары белән таныштылар, китапларларның иллюстрацияләрен карадылар. Аннан соң балалар бик рәхәтләнеп тылсымлы әкият геройларының рәсемнәрен ясадылар һәм буядылар. Бу рәсем дәресе балалар өчен күңелле һәм файдалы булды.