Яңа ел алдыннан Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре акция-аукционда катнаштылар. Анда җитәкчеләр, депутатлар һәм меценатлар исеменнән сәламәтлекләре чикләнгән 30 балага татлы бүләкләр һәм финанс конвертлары тапшырылды.
Хәйрия аукционы нәтиҗәләре буенча инвалид балаларга 57 мең сумлык бүләкләр тапшырылды.