«Балачак иминлеге» Бөтенроссия акциясе кысаларында 17 декабрьдә 10 нчы социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Гөлнара Гизатуллина «Упкында» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Чара төрле ташландык биналарга кермәүне кисәтү максатыннан үткәрелде. Дәрестә 12 балигъ булмаган бала катнашты.
Дәрес барышында белгеч катнашучыларны төзелештә, иске ташландык биналарда кешеләрне сагалый торган куркынычлар, шулай ук уйланылмаган гамәлләрнең (төшү һәм имгәнүләр, төзелеш техникасы һәм җиһазлар, электр куркынычсызлыгы, химия һәм төзелеш материаллары) нәтиҗәләре белән таныштырды. Шулай ук балалар мондый урыннарда бомжлар, үз-үзләрен дөрес тотмаган кешеләр, спиртлы эчемлекләр, психотроп һәм наркотик чаралар кулланучы төрле формаль булмаган төркемдәге яшүсмерләр җыелуы, башкаларны да ул матдәләрне куллануга җәлеп итү турында мәгълүмат бирделәр.
"Төзелештәге балалар" видеороликын карагач һәм фикер алышканнан соң, белгеч, ташландык биналарда йөрү һәм уйнау тормыш өчен куркыныч дип тагын бер кат кисәтте. Файдалы ял итү өчен балаларга төрле түгәрәкләргә яки спорт секцияләренә йөрергә кирәк.
Очрашу ахырында балалар «куркыныч: ташландык һәм төзелә торган биналар» дигән белешмәлек алдылар.