«Гаиләдәге хокук мөнәсәбәтләре»

2021 елның 23 декабре, пәнҗешәмбе

Балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны кисәтү эше кысаларында 22 декабрьдә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Әлфирә Юнысова 12 нче социаль участокта «Хокукый белемнәр нигезләре» курсыннан «Гаиләдәге хокук мөнәсәбәтләре» дип аталган дәрес үткәрде. Чара гаилә хокукы һәм гаилә хокук мөнәсәбәтләре нигезләрен, аларның төп төшенчәләрен өйрәнү, гаиләгә һәм аның гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләү, рәсми, юридик яктан беркетелгән никахка карата уңай мөнәсәбәт булдыру максатыннан үткәрелде.

Дәрес барышында балалар гаилә тормышының төп аспектларын белделәр, алар закон һәм гаилә кодексы белән җайга салына, гаилә ул ана булу, ата булу һәм балачак кебек үк дәүләт яклавы астында тора. Катнашучылар яңа хокукый төшенчәләрне аңлатырга өйрәнделәр, никахка керү шартлары белән таныштылар, ир белән хатынның шәхси һәм милек хокуклары, бурычлары, аерылышу тәртибе турында белделәр.

Дәрес ахырында балигъ булмаган балалар «Гаилә һәм гаилә кыйммәтләре – теләсә кайсы кешенең тормышы төзелә торган мөһим нигез» дигән нәтиҗәгә килделәр.

Дәрес кече төркемдә 12 бала белән үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International