«Күңелле дуслык»

2021 елның 23 декабре, пәнҗешәмбе

Балигъ булмаганнар арасында рәхимсез мөгамәләне кисәтү буенча эш кысаларында 22 декабрьдә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Светлана Ежова «Күңелле дуслык» дигән темага дәрес үткәрде. Чара 14 балигъ булмаган бала арасында үзара мөнәсәбәтләрне җайга салу максатыннан үткәрелде.

Психолог катнашучыларга «3 кә кадәр санау», “Крестики-нолики”, “Фил-жираф-крокодил”, “Аждаһа-принцесса-самурай”, “Пар табарга” күнегүләрен башкарырга тәкъдим итте. Әлеге күнегүләр башка катнашучылар белән элемтә урнаштырырга, әйләнә - тирәдәгеләргә карата аралашу һәм ышаныч хисе формалаштырыруга, этәрмичә, киресенчә, авыр хәлдә калган катнашучыларга ярдәм итү сәләтен үстерде. Балалар сүзләренә караганда, барлык күнегүләр дә бик файдалы характерда иде, ләкин «парны тап» уены бигрәк тә катнашучыларның күңеленә хуш килде, чөнки ул балаларга башка катнашучылар урынында булырга ярдәм итте. Ә менә «Крестики-нолики» уены башта ук гади түгел иде – катнашучыларның берсе дә ике командага берләшергә һәм бу биремне берничә тапкыр тизрәк башкарырга мөмкин булуын аңлап бетермәде.

«Кызыклы-файдалы» йомгаклау даирәсендә катнашучылар дәрес барышында алган яңа хис-кичерешләре белән уртаклаштылар. Чара кече төркемнәрдә үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International