ЯҢАЛЫКЛАР


11
сентябрь, 2020 ел
җомга

«Көзге игелекле эшләр эстафетасы # МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» акциясе кысаларында «Исток-Башлангыч» Лениногорск халыккак социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Наталья 11 сентябрь көнне «Һөнәр сайлау»

11 нче сентябрь көнне Азнакай шәһәре “Өмет” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә “Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе” кысаларында чара уздырылды. Социаль эш белгеч Гарифуллина Лилия Фазыл кызы хәзерге заманның актуаль темасы булган мошенникларга ничек алданмаска кирәклеге турында сойләде. Социаль хезмәткәрләр, үз чиратларында, өйгә йөреп хезмәт күрсәтү булекчәсендә исәптэ торучы өлкәннәр белән әңгәмә уздырдылар.

2020 елның 11 нче сентябрьндә а Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернатында тәрбияче Фазлыева Л.Х. «Игелекле эшләр» атнасы кысаларында «Игелеклеләр көне» үткәрде.

Максат: Балаларда ихтирам, игелек, кайгыртучанлык хисе тәрбияләү. Җаваплылык, үзара ярдәмләшү хисләрен үстерү.

Катнашучылар: 4 тэрбияләнүче.

Сәламәт яшәү рәвеше зарарлы гадәтләр белән бергә була алмый. Безнең җәмгыятьне зарарлы гадәтләр һәм аларның нәтиҗәләре бик  борчый. Шуңа күрә Бөтенроссия аеклык көнендә Яр Чаллы шәһәренең «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Савайтан Н.В. “Аеклык - уртак эш” дип исемләнгән танып-белү чарасы үткәрде. Балалар беренче тапкыр аек булу көненең 1913 елда узуын һәм бу көнне теләсә нинди алкоголь сату тыелуын белделәр.

 Кызлар һәм малайлар тәрбияче Наталья Владимировна белән бергә зарарлы гадәтләр турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр. Алкогольне ярату гына зарарлы гадәткә керми, тәмәке тарту, наркотиклар һәм хәтта компьютердан даими бәйлелек тә шул рәттә. Барысы бергә зарарлы гадәтләргә  - юк! Дип әйтергә өйрәнделәр.  Һәм һәркайсы үзе өчен аеклыкта - бәхет һәм тормыш нормасы дигән нәтиҗә ясады.

2020 нче елның 10 нчы сентябре көнне 2 нче санлы социаль участогында Түбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Татьяна Никифорова 12 балигъ булмаган бала арасында “Хокукый белемнәр нигезләре” технологиясе кысаларында “Ата-аналарның хокукый җаваплылыгы” дигән профилактик дәрес үткәрде. Максат: ата-аналарга карата ышанычлы мөнәсәбәт булдыру, ата-аналар белән конфликтларны булдырмау, ата-аналарның хокуклары һәм җаваплылыгы белән танышу.

Җәлил картлар йортында "Республика елмаюы "ФОТОконкурсы

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова «Өлкән буын» милли проектының федераль проекты кысаларында социаль хезмәт алучылар өчен "Үзеңә ничек уңайлы, җиңел һәм җайлы-шулай эшлә!" дип исемләнгән үзрегуляция буенча савыктыру шөгыле үткәрде.

«Без бергә» клубы кысаларында 2020 нче елның 10 нчы сентябре көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы Диләрә Корягина «Без аралаша беләбез» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: төркемдә коммуникатив күнекмәләрне үстерү, катнашучылар арасында эмоциональ киеренкелекне төшерү.

   Кама Тамагы үзәк район хастаханәсенең медицина профилактикасы кабинеты хезмәткәре Л.Н. Әминова Кама Тамагы муниципаль районы “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге”   хезмәткәрләре арасында  гриппны һәм башка кискен респиратор вирус инфекцияләрен профилактикалау чаралары ,грипп иммунопрофилактикасының өстенлекләре турында мәгълүмат бирү максатында лекция-әңгәмә уздырды.

Республиканың Менделеевск муниципаль районында авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина оешмаларына китерү эше яңартылды. Билгеләп үтик, чаралар «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International