«Без аралаша беләбез»

2020 елның 11 сентябре, җомга

«Без бергә» клубы кысаларында 2020 нче елның 10 нчы сентябре көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы Диләрә Корягина «Без аралаша беләбез» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: төркемдә коммуникатив күнекмәләрне үстерү, катнашучылар арасында эмоциональ киеренкелекне төшерү.

Дәрес башында психолог ата-аналарны бер-берсе белән таныштырды, “Без бергә” клубы катнашучылары сакларга тиеш булган кагыйдәләр турында сөйләде. Аннан соң “Сөйләшү” күнегүе үткәрелде. Бу бирем дөрес булмаган аралашуны формалаштырырга һәм төркемдә үзара аңлашуны камилләштерергә ярдәм итте. Парларга аерылып, катнашучылар үзара “Саңгырау һәм әпә” ролен бүлештеләр һәм психологның төрле биремнәрен үтәделәр. Мәсәлән, катнашучыларга очрашу турында килешергә кирәк булды. Күнегүне башкару өчен “Бер сүз белән әйт” дип исемләнгән күнегүдә карточкалар таратылды. Әлеге биремдә катнашучы “Исәнмесез” сүзен нинди дә булса хис-тойгы белән әйтергә, ә калганнар әйтүченең нинди кәеф белән исәнләшүен аңларга тиеш булдылар. Һәр катнашучы чират буенча әйтеп чыкты. Әлеге күнегүнең максаты-кешеләр белән аралашуда интонациянең әһәмиятен аңлау.

Дәрес ахырында, яхшы кәеф булдыру өчен, психолог «Бер-беребезне мактыйбыз» дигән уен күнекмәсе үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International